Новости для главной страницы

5 декабря в г. Алатырь состоялась встреча председателя ЦРО ДУМ Чувашской Республики имам-мухтасиба Фанис хазрата Сафиуллина с депутатом Госсовета Чувашской Республики Талановым Е.В.

25 декабря в г. Алатырь состоялась встреча председателя ЦРО ДУМ Чувашской Республики имам-мухтасиба Фанис хазрата Сафиуллина с депутатом Госсовета Чувашской Республики Талановым Е.В. На встрече участвовали заместитель мухтасиба Хайдар хазрат Сафиуллин и председатель местной религиозной организации мусульман г. Алатырь Минраис хазрат Муллин.
"Целью нашей встречи было подведение итогов проделанных работ нашей организацией за текущий год. Подготовили предварительный план работ на будущий год в г. Алатырь. Так же отметили основные направления в деятельности местных религиозных организаций Республики. Евгений Викторович регулярно интересуется нашей деятельностью, является искренним советником и помощником. Он так же одобрил наши планы на будущее. Но, помня наставление нашего пророка алейхиссалям о том, что не стоит разглашать планы для успешного завершения задуманного, мы тоже пока воздержимся от этого. Пусть Всевышний поможет нам в совместных начинаниях", - поделился Фанис хазрат.
О проделанной работе МРОМ г. Алатырь отчитался Минраис хазрат Муллин. Здесь, действительно, многое сделано для привлечения людей в мечеть. Особенное внимание уделяется молодёжи. Сам являясь профессиональным боксёром, Минраис хазрат организовал кружки бокса, где под его руководством воспитываются отличные спортсмены, которые уже успели поучаствовать во многих турнирах. Руководитель МРОМ наладил тесные связи и с исправительными колониями региона. На встрече хазраты поделились опытом донесения основ религии осуждённым.
По словам Фанис хазрата, скоро состоится и годовое отчетное собрание мухтасибата региона.
25 декабрьдә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин Алатырь шәһәрендә Чувашия Республикасы дәүләт Советы депутаты Таланов Евгений Викторович белән очрашты. Очрашуда мөхтәсибнең урынбасары Хәйдәр хәзрәт Сафиуллин белән Алатырь мөселманнары җирле дини оешмасы җитәкчесе Минрәис хәзрәт Муллин да катнашты.
"Күрешүебезнең максаты - ел дәвамы оешмабыз тарафыннан эшләнгән эшләргә бераз нәтиҗәләр ясау иде. Яңа елга Алатырь шәһәрендә эшләнәчәк эшләрнең планын да барладык. Шулай ук Чувашия Республикасы мөхтәсибәтендәге дини оешмаларның киләсе ел эшчәнлегенә дә юнәлеш билгеләдек. Евгений Викторович безнең эшчәнлек белән кызыксынып, кирәк вакытта ярдәмен күрсәтеп торучы ихлас кардәшебез. Эш планнарыбызны ул да хуплады. Инде алга таба бергәләп эшләргә Аллаһ насыйп итсен, ярдәмен бирсен. Яңа планнар белән әлегә уртаклашмый торабыз. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә эшнең хәерле нәтиҗәсенә ирешү өчен алдан планнар белән бүлешмәскә киңәш итте. Без дә шушы киңәшкә колак салып эш йөртергә уйладык. Аллаһ башлангычларыбызны хәерле кылсын", - дип уртаклашты Фәнис хәзрәт.
Минрәис хәзрәт үз чиратында Алатырь җирле дини оешмасы тарафыннан эшләнгән эшләр хакында нотык тотты. Биредә, чыннан да, җирле халык, бигрәк тә яшьләр белән зур эшләр алып барыла. Халыкны исламга җәлеп итү белән бер рәттән, Минрәис хәзрәт оста боксчы буларак, яшьләр өчен бокс түгәрәкләре дә оештырган. Аның кул астында тәрбияләнгән спортчылар төрле турнирларда уңышлы чыгыш ясый. Оешма рәисе төзәтү колонияләре белән дә элемтәләрне өзми. Иреге чикләнгәннәрне ислам нигезләренә төшендерүдә булган тәҗрибә белән дә хәзрәтләр шушы очрашуда уртаклашты.
Фәнис хәзрәт әйтүенчә, әле киләчәктә мөхтәсибәтнең дә еллык отчет җыелышы булачак.