Новости для главной страницы

Бай тарихлы авыл ул Чичкан.

Кечкенә генә булса да бик бай тарихлы авыл ул Чичкан. Межа ясаган һәм исемлек төзегән вакытта 1667-1671 нче елларда ук безнең авыл кешеләре искә алынган. Уфа архивында сакланган документларга килсәк, 1838 елны авылга указной укыган мулла Зәмдихан Гамделҗамилов килә. Ә аңа кадәр авылның укымышлы картлары мулла вазифасын башкара. Инкыйлабка кадәр авылыбызда балалар укытыр өчен мәктәп булмаган, ләкин авыл халкының белемгә омтылышы зур булган, балалар укыту аерым йортларда тормышка ашырылган. Малайларны мулла, ә кызларны остабикә укыткан. Иң башта “ Иман шарты” укытылган, аннары әкренләп “ Һәфтияк” укытуга күчкәннәр. “ Һәфтияк”не тәмамлагач, “ Коръән” укый башлаганнар. “ Коръән”не 2-3 ел укыганнар. Шулай итеп “Иман шарты”ннан алып “ Коръән” укуга 6 ел вакыт сарыф ителгән. “ Коръән”не укырга өйрәнгәч, укучы мәдрәсәгә укырга керергә мөмкинлек алган. Гарәп телен өйрәнү балаларга бик авыр бирелгән. Күбесе “ Иман шарты”ннан “ Һәфтияк” кә, яисә “ Һәфтияк”тән “ Коръән” гә күчә алмый укуны ташларга мәҗбүр булганнар. Кайберләре укуны тәмамлап Норлат яки Татар Буасы мәдрәсәсенә кереп укуны дәвам иткәннәр. 1863 нче елда мәхәллә кешеләре хисабына, янган мәчет урынына агач мәчет салына. 1862 нче елда беренче мулла булып Шыгырдан авылыннан Мәрдиев Нигмәтулла раслана. Мәчеттә 1863 елда беренче мәртәбә мәктәп ачыла, анда 20 малай, 8 кыз укый. Беренчеләрдән булып Татар Буасы мәдрәсәсендә Алиәкбәров Миназим Халим улы укый, ә Норлат мәдрәсәсендә Алиәкбәров Латыйф, Муллин Абдулла белем алганнар. Балалар укыткан өчен укытучыларга хөкүмәт акча түләмәгән, халык үз хисабыннан укытучыларны тәэмин иткән. 1897 елда яшь мулла Нигъмәтулла улы Мөхәммәтфатыйх Мәрдиев җитәкчелегендә 2 этажлы мәчет төзелә. 1896 елдан 1930 елга кадәр Нигъмәтулланың улы Мөхәммәтфатыйх Мәрдиев мулла була. 30нчы елларда кулга алына. Алатырь төрмәсендә Сәетзадә хәзрәтнең бабасы Хөсәинов Зәйдулла белән утыралар. Зәйдулла өч ел утырып чыга, Мөхәммәтфатыйхны 1935 елны Чебоксар төрмәсендә атып үтерәләр. Революциядән соң беренче парталар кайтарыла. 1918 нче елны Чүпрәледән ирле-хатынлы Мәрдиев Фатыйх белән Мәрдиева Хәдичә балалар укытырга киләләр. Алар икесе дә мәдрәсә тәмамлаган булалар. Кызларны 1-4 сыйныфка кадәр Хәдичә апа, ә малайларны Фатыйх абый укыткан. Алар Чичканда ике ел эшләгәннәр. Укыту Минебаев Алиулла һәм Минетуллин Хөдҗәт йортында алып барылган. 1919 нчы елны Шыгырдан авылыннан балалар укытырга Янтыков Зарифулла килә. Ул малайларга сабак биргән, ә аның сеңелесе Янтыкова Ширин кызларны укыткан. Алар бары бер ел гына эшләгәннәр. 1920 нче елны авылда 2, 4 нче сыйныфларны Алиәкбәров Миназим Халиулла улы , ә 2,3 нче сыйныфларны Муллин Абдулла Фатыйх улы укытканнар. 1921 ел – ачлык елы. Авыл халкы бер төркем балаларны ачлыктан коткарыр өчен Муллин Абдулла җитәкчелегендә Украинаның Чернигов губернасына озатканнар.

1922 нче елны Чичкан авылы Ибрәс районына, ә 1924 нче елны Шыгырдан районына кергән. 1924-1927 нче елларда укытучылар булып Муллин Абдулла Фатыйх улы, Садретдинов Гилачетдин Садретдин улы, Муллина Хадичә Нуретдин кызы эшләгәннәр. 1924 нче елда мәчеттә азан әйтү туктатылган. 1929 нчы елны мәчет манарасын Шыгырдан кешесе Еремеев Вәли кисеп төшергән.

1929-1933 нче елларда авылыбызда Татарстанның Норлат районыннан Кадыйров Гибатдин хатыны Һава белән балалар укытканнар. Кадыйров Гибатдин авылыбыздагы 7-еллык мәктәпнең беренче директоры да. 1933 нче елда Волков Филипп Васильевич, Хөснетдинов Садретдин, аның хатыны Хөснетдинова Нурдидә, Фәсхетдинов Мөбәракша, Фәсхетдинова Разия, Хөсәинов Шәвәли Зәйдулла улы, Гайналов Җамалетдин, Поляков Семен Антонович һәм башкалар укытучы булып эшләгәннәр.

1936 елда мәчетне башлангыч сыйныф мәктәбе ясыйлар. Совет власте елларында, Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда, үзгәртеп кору елларына кадәр, барча диннәр һәм ислам дине дә рәсми рәвештә тыелган иде. Тыелуга карамастан, мөселман татарлар үз динебезне ташламадылар. Яшерен булса да шәригать буенча, Коръән кушканча тормыш алып бардылар. Тормыш юлына басучы егет белән кызга никах укылды. Туган сабый балага исем куелды. Вафат булган милләттәшләребез ченаза намазы белән күмелде. Диндар картларыбыз өйләрендә биш вакыт намаз укыдылар. 1932 елдан соң беркемнең дә белдерүле мулла булып эшлисе килми. Авыл халкының соравы буенча яшерен мулла булып авылның укымышлы кешеләре эшли. Төрле елларда Якуп улы Зәйдулла Якупов, Хөсәен улы Зәйдулла Хөсәинов, Алиәкбәр улы Халиулла, Сафьян улы Ибрагим Сафьянов, Сафьян улы Мисәлим Сафьяновлар яшерен мулла булып торалар, күбесе Сталин төрмәләренең газабын татыйлар. Я раббым, бу чыгышым алар рухына дога булып ирешсен иде.

Гает намазларын зиратлар өстендә укыйлар. Башта җомга намазлары да зират өстендә укылса, соңрак ялгыз әби – бабай йортларына йөри башлыйлар.